Яхшылык эшләргә бервакытта да соң түгел
Азнакай чиркәвенең волонтерлар үзәге «Ак чәчәк» хәйрия акциясе 10 августка күчерелүен хәбәр итә.
Быел җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә тапшырылачак.
Азнакай шәһәренең чиркәве каршында эшләүче гуманитар ярдәм үзәге кулдан эшләнгән әйберләр (уенчыклар, бәйләм, тегү, чигү эшләнмәләре), пешерелгән ризыклар һ.б. кабул итә. Барлык әйберләр дә Әлмәттә үткәреләчәк хәйрия ярминкәсендә сатылып, кергән табыш мохтаҗларга юнәлтеләчәк.
Ярдәм итәргә теләгән һәркем Азнакай шәһәре чиркәвенә (Нефтьчеләр ур., 35, көн саен 8:00-15:00) яки Гуманитар ярдәм үзәгенә (Хәсәнов ур., 20, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 10:00-15:00) мөрәҗәгать итә ала. Белешмәләр өчен телефон: 8-917-291-82-09, Сәбилә (Светлана) Галайчук.
Һәрбер ярдәм – авыр хәлдә калган кешеләр өчен өмет нуры ул. Игелек кылып яшик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев