Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
хәйрия акциясе

Азнакайда токмач өмәсе үткәрделәр

Территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән бик күп чаралар оештыра.

Азнакай халкы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга һәрдаим ярдәм кулын сузу өчен төрле юллар эзли. Территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисләре игелек акцияләрендә катнашып кына калмый, аларны үзләре дә оештыра. Бу көннәрдә гимназиядә "Токмач өмәсе" гөрләде. 6 нчы, 12 нче һәм 13 нче ТОС рәисләре Рәсимә Рәхмәтуллина, Гөлфия Абдуллина, Валерий Тимиряев тырышлыгы белән уздырылган өмәдә шул җирлекләрдә яшәүче кешеләр һәм башка ТОС җитәкчеләре дә катнашты.

«Җәймәләр кипкән арада чәй өстәле артында чәйләп тә алдык. Өмәгә килә алмаганнар токмачларын китереп киттеләр. Коры ашлар ясарга бик күп токмач җыелды. Шушы изге эшкә бик күпләрнең өлеше керде, безгә һәрвакыт ярдәм итәргә ашкынып торган активистларыбызга зур рәхмәт! Туган як, әни куллары җылысы салынган токмачлардан әзерләнгән ашлар солдатларыбызны, һичшиксез, сөендерер. Барысы да исән-сау булсыннар да, тизрәк гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде дигән теләктә калабыз», - ди Гөлфия Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев