Хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы чоры баласы Әхтәмов Әхсән Хаппан улы, өлкән яшьтә булуына карамастан, авылда дини йолаларны башкара, аның моңлы азан тавышы күпләргә тормышка хәер-фатиха булып тора.
Ил-көннәребез тыныч булсын, имин булыйк,
– диде ул.
Шулай ук сугыш чоры баласы, авыл хуҗалыгында күп еллар дәвамында тырыш хезмәт куйган Йосыпова Зөлхиҗә Габдеракыйп кызы үз тавышын бирергә сайлау участогына килгән. Ул бүген дә иҗтимагый-сәяси вакыйгалар белән кызыксынып тора. Авылда мөнәҗәтләр, бәетләр иҗат итә, аларны матур итеп үзе башкара.
Иң мөһиме, сау-сәламәт булыгыз,
– дип яшьләргә хәер-фатихасын бирде.
Нет комментариев