Соклангыч кешеләр яши безнең Азнакаебызда
САЙЛАУ

Соклангыч кешеләр яши безнең Азнакаебызда

Шуларның берсе – Шәфыйгуллина Роза Зәки кызы.

Тугызынчы дистәсен түгәрәкләп килүче бу фидакарь, тиктормас ханым район үзәк сырхауханәсенең 591 кешелек (! ) беренчел ветераннар советын җитәкли. Менә 2014 нче елдан бирле ул шушы зууур армиянең башында тора, кайгырта, ярдәм кулы суза. Махсус хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк волонтерлар сафында. “Ак чәчәкләр” волонтерлар төркеме җитәкчесе. ТРның сәламәтлек саклау Мактаулы ветераны. 2016 елда “Ел хатын-кызы” бәйгесендә җиңүче. Бу исемлекне тагын да бик күп дәвам итәргә мөмкин булыр иде әле. Актив җәмәгать эшлеклесе: район күләмендә нинди генә чараны алма, кайда да ул иң беренчеләр рәтендә. Менә шундый гаҗәп соклангыч ханым. 

Сайлауларда минем тавышымның үзем, балаларым, яраткан Азнакаем, Татарстаным язмышы өчен хәлиткеч булуына ышанам,

– ди Роза Зәкиевна. 


Нет комментариев