Сайлаулар –  ул илебезнең киләчәген сайлау
САЙЛАУ

Сайлаулар – ул илебезнең киләчәген сайлау

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларның соңгы көне. 509 нчы сайлау участогында тавыш бирүчеләр беренче көннәрдәге кебек ташкын булып агылмасалар да, килүчеләр өзелми.

Яңа Юл микрорайонында яшәүче Шәйхетдиновлар да үз тавышларын бирергә гаиләләре белән килгәннәр. 

Гаилә башлыгы Равил һәм тормыш иптәше Рәсилә нефть тармагы предприятиеләрендә хезмәт куялар. Кызлары Рәйлә Чаллыда яшәп эшли, әмма тавыш бирергә теркәлү урыны буенча кайткан. Иптәш кызы Әдилә Шәймөхәммәтова инде үз участогында сайлап өлгергән. 

18 яшебез тулганнан бирле һәр сайлауда катнашабыз. Сайлаулар ул - илебезнең киләчәген сайлау,

– диләр кызлар. 

Равил һәм Рәсилә Шәйхетдиновлар да бер генә сайлаудан да калмыйлар. 

Азнакаебыз Татарстанда иң матур шәһәрләрнең берсе. Киләчәктә дә шушы югарылыкны төшермичә, көчле итеп, эш урыннары булдырырга, яхшы тормышта яшәргә язсын,

– ди Рәсилә ханым.


Нет комментариев