Мәндәй мәдәният йортында урнашкан 567 нче сайлау участогы ачылу белән беренче булып авылның хөрмәтле абыстае Илгизә Хәкимова тавыш бирде.
Тормышларыбыз матур, көннәребез тыныч, күнелләребез шат булсын, һәр гаиләгә иминлек телим,
– диде ул.
Илгизә абыстай тормыш иптәше, авылыбыз мулласы Насих хәзрәт белән туган нигезне янартып, аны гөл-чәчәккә күмеп яшиләр. Мәчетебез дә ялт итеп, иман нуры чәчеп тора. Алар шулай ук волонтёрлар да.
Нет комментариев