Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
САЙЛАУ

Көрәш буенча дүрт тапкыр дөнья чемпионы Илфат Миңнегалиев Азнакайда тавыш бирде

Республикадагы зур сәяси вакыйга – ТР Рәисе һәм җирле депутатлар сайлаудан районыбыз спортчылары да читтә калмады.

Азнакай районының көрәш тарихында үз исемен алтын хәрефләр белән язган спортчы,  милли көрәш буенча дүрт тапкыр дөнья һәм Россия чемпионы, билбау көрәше буенча Европа чемпионы, Дөнья кубогы җиңүчесе, Дөнья чемпионаты, 

Күчмә Халыклар уеннары призёры, ике төрдә дә күп тапкырлар Татарстан Чемпионаты һәм беренчелеге җиңүчесе Илфат Миңнегалиев үзенең тавышын 9 нчы мәктәптә урнашкан сайлау участогында бирде.

«Киләчәгебез үзебезнең кулда, шуңа сайлауларның әһәмиятен бик яхшы аңлыйм. Ярышларда нинди генә шәһәрләрдә булырга туры килми, әмма күңелемә иң якыны – Татарстан».

Республикада, үзебезнең Азнакаебызда спорт белән шөгыльләнер, үсәр өчен нинди генә мөмкинлек юк! Яшьләр өчен төрле программалар эшләп килә. Тавышымны киләчәгебез тагын да матур, истәлекле вакыйгаларга бай булсын дип бирдем, - ди көрәшче.

Сайлауларга спортчы әнисе һәм тренеры - әтисе Айрат Миңнегалиев белән килгән иде.

«Сайлаулардан беркайчан читтә калган булмады. Бүген дә үз тавышыбызны бирдек», - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев