Азнакайда ТР Рәисен һәм җирле үзидарә депутатларын сайлаулар дәвам итә
Шәһәрнең 1 нче мәктәп бинасында урнашкан 526 нчы сайлау участогында Шәйхетдинов һәм Монолит микрорайонында яшәүче 1463 кеше тавыш бирә.
– Олы кешеләр өчен сайлаулар элек-электән мөһим бер вакыйга, бәйрәм кебек. Шуңа күпчелек кеше кергәндә: “Бәйрәм белән!” дип килеп керә. Участокта иртәнге җидедән җанлылык күзәтелә.
Бу райондашларыбыз республиканың, районның киләчәге өчен битараф түгел дигән сүз.
Бөтенебез дә үзебезнең киләчәгебезне сайлауда зур өлешебезне кертсәк иде, – ди сайлау участогы рәисе Лилия Гафиева.
Күпчелек кешеләрнең гаиләләре белән килүе дә матур күренеш. Әтиләре белән әниләренә балалары да ияргән. Барысының да теләге бер:
- Алдагы көннәребез дә имин, якты булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев