Шәһәрнең 1 нче мәктәбендә урнашкан 526 нчы участокта башлыча Шәйхетдинов һәм Монолит микрорайоннарында яшәүчеләр тавыш бирә.

Һәрвакыттагыча, биредә яшәүчеләр быел да сайлауларда актив катнаша.
— Исемлек буенча 1407 сайлаучы исәпләнә. Аларның 44 проценты инде кичә үк тавыш бирде. Сайлауларда беренче тапкыр тавыш бирүчеләр дә бар. Әлеге вакыйга исләрендә калсын өчен, яшьләргә бүләкләр дә әзерләдек, — ди сайлау участогы рәисе Лилия Гафиева.
Самира Сәлимова — сайлауларда беренче тапкыр катнаша.
-Без үзебезнең илебез, үзебезнең киләчәгебез өчен битараф булырга тиеш түгел, — ди ул.
Рәсимә апа сайлауларга оныкларын да ияртеп килгән.
— Элек тә сайлауларга бәйрәмгә барган кебек бара идек, хәзер дә шулай. Туган төбәгебез елдан-ел матурая, төзекләнә, шуның өчен шатланып, горурланып яшибез. Оныкларны да алып килдем, алар кечкенәдән үз илләренең патриотлары булып үсәргә тиеш. Бүген якты киләчәгебез өчен тавыш бирдек, — ди ул.
Нет комментариев