Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
САЙЛАУ

Азнакайда махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрби тавыш бирде

22 яшьлек Адель Ибраһимов – Үчәлле авылы егете.

Кечкенәдән техника белән җенләнгән егет Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятендә автомеханик белгечлеге буенча укый. Укуны су урынына эчкән студент эшләргә дә җай таба. Шунда ук башкаларны машина йөртү серләренә төшендерә ул. Көллиятне яхшы билгеләргә генә тәмамлый, аннан үз теләге белән армия сафларына алына. Кечкенәдән форма кию, хәрби булу турында хыялланган егетнең контракт төзеп, махсус хәрби операциясе зонасына китүенә дә шушы көннәрдә ике ел була.

Ялга кайткан батыр якташыбыз Татарстан Рәисен сайлауда да катнашты.

«Мин илемнең, шул исәптән, Татарстанның, Азнакайның киләчәге өчен битараф түгел. Ялымның бүгенге зур сәяси вакыйгага туры килүенә шатландым да әле, чөнки минем өчен тавыш бирүдә катнашу – принципиаль позиция», – ди Адель.

Радик һәм Гөлназ Ибраһимовлар өч ул-тәрбияләп үстергәннәр. Адельләре – төпчекләре.  

«Улларыбызның барысы да армиядә хезмәт итте, өчесе дә илебезнең чын патриотлары, күңел шуңа сөенеп туя алмый. Алар – безнең чын горурлыгыбыз, ныклы терәгебез», – ди әниләре Гөлназ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев