Маскевичлар гаиләсе никахларын теркәгәннән соң ук илебез киләчәге өчен тавыш бирде
Лиана һәм Максим Маскевичлар өчен бу көн аеруча истәлекле. Мәхәббәтләрен еллар белән сынаган яшьләр бүген олы тормыш юлына аяк басты. Никахларын рәсми рәвештә теркәгәннән соң, алар туй киемнәрендә элекке 1 нче мәктәптә урнашкан 510 нчы сайлау участогына килде.
Ак күлмәк кигән кәләш белән костюмдагы кияү сайлау участогына кергәч, тавыш бирергә килүче азнакайлылар алардан күзен дә алмады.
Биредәге мохиткә үзенә күрә аерым бер бәйрәм рухы өстәде яшьләр.
Максим – Бөгелмә егете. Лиана Азнакайда туып-үскән, бүген Яр Чаллы шәһәрендә медицина өлкәсендә эшли.
Мондый көнне дә сайлауга килми булдыра алмадык. Һәр кеше илебезнең киләчәгенә үз өлешен кертергә һәм тавыш бирергә тиеш. Бу көн безнең күңелләрдә гомерлеккә истә калачак. Туй көне булган өчен генә түгел, киләчәктә балаларыбызга "Никахыбызны рәсмиләштергәндә сайлауларда да катнашкан идек,– дип горурланып сөйләрбез,
– ди Лиана.
Нет комментариев