Сәпәй авылында гомер иткән Ирек Сәлимгәрәев өчен сайлау көне һәрвакыт аерым әһәмияткә ия.
Ул сайлауларның берсен дә калдырмый, гадәттәгечә, бу юлы да участокка иртүк килгән.
Сайлаулардан беркайчан да калган булмады, һәрвакыт иртән-иртүк киләм. Илнең киләчәгенә битараф булырга ярамый, килергә, үзеңнең сүзеңне әйтергә кирәк,
– ди Ирек абый.
Аның бөтен гомере дә туган авылы белән бәйле. Ул 60 елдан артык колхозда намус белән хезмәт иткән. Хезмәт белән узган гомер юлында авылдашлары арасында да хөрмәт казанган.
Бүген дә тормышына шөкер итеп яши ул.
Фото Ирек Сәлимгәрәев (уртада) авылдашлары белән.
Нет комментариев