Азнакайда 130 ел стажы булган укытучылар династиясе тавыш бирде
Шәйдуллиннарның барысына бергә педагогик стажлары 130 елдан артып китә.
Тату гаилә 4 нчелицейда урнашкан 519 нчы сайлау участогына да бергә килде.
Мәрьям Шәйдуллина – шушы мәктәп ветераны. Озык еллар музыка, черчение фәннәрен укыткан, педагог-оештыручы булып эшләгән мөгаллимә бүген дә тик тормый: дүртенче ел инде шәһәребезнең Ак мәчетендә дини белем бирә. Мәрьям апаның әтисе дә сугышка кадәр һәм аннан соң укытучы булып эшли.
.jpg)
«Сайлауларга килми калган юк, безнең өчен бәйрәм белән бер бу көн. Өйләребездә тынычлык булсын, илләребез имин булсын! Безнең теләк шул», – ди ветеран-педагог.
Тормыш иптәше белән алар өч бала тәрияләп үстергәннәр. Өчесе дә, чылбырның өзелүенә юл куймыйча, ата-баба һөнәренә тугрылык саклый.
Илмир Нәшат улы 4 нче лицейда директор, Лилия Нәшат кызы 9 нчы мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Алияләре – балалар бакчасында тәрбияче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев