Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
САЙЛАУ

Азнакайда 100 яшьлек Мөхәссәнә Рахманова сайлауларда үз тавышын бирде

Олы яшьтә булуына карамастан,Әсәйдә гомер итүче Мөхәссәнә әби ил-көндәге вакыйгаларны күзәтеп тора.

Июнь аенда 100 яшен түгәрәкләгән тыл ветераны,  күзләр генә тимәсен, бүген дә зирәк акыллы, җор телле. Сайлау комиссиясе кызларын да иртәдән көтә икән. 

«Үзем дә бара алыр идем дә, балалар рөхсәт итмәс дидем, - дип каршылады безне авыл өлкәне. – Мин гомерем буе тавыш бирәм, бер генә сайлау да миннән башка үтмәгәндер».

Сайлаулар – үзе бер бәйрәм бит ул! Элекке чорларда гел күңелле була иде: иртән сайлауга барабыз, кич белән бушка кино күрсәтәләр. Әхмәдиша абый бар иде авылыбызда, аның сайлауга гел беренче булып барганы хәтердә калган, үзенә бүләк тә әзерлиләр иде, –  ди Мөхәссәнә апа, хәтер йомгагын сүтеп. 

Аның тормышы үз заманының башка авылдашларыныкыннан бернәрсәсе белән дә аерылмый диярлек. Яшьлеге, гомеренең иң матур чагы Бөек Ватан сугышына туры килгән. Дәһшәтле сугыш башланган елны җиденчене тәмамлаган кызга, бик теләсә дә, укуын дәвам итү мөмкин булмый. Башта колхозда эшли, аннан Ярославль өлкәсенә торф чыгарырга китә ул. 

Берничә елдан туган авыллары Әсәйгә кайткач, шушында Бөек Ватан сугышыннан кайткан Мәгъданур белән танышалар да, гаилә корып җибәрәләр. Җитеш тормышта дүрт бала үстерәләр. Мөхәссәнә апаның гомере үзләренең авылларында – колхозда үтә. Фермада, басуда эшләү ничек кенә авыр булмасын, бер дә зарланмый ветеран. 

Мөхәссәнә апа бүген үзенең туган нигезендә улы Шамил һәм килене Раушания тәрбиясендә гомер итә.

«Яшьлегебездә ачлык, ялангачлык булса да, бик күңелле, рәхәт яшәдек. Инде бүгенге тормышыма рәхмәт әйтеп туя алмый. Аллага шөкер», сәламәтлекне бирде Ходаем.

Балаларымның, онык-оныкчыкларымның хөрмәтен күреп яшим. Сайланасы Рәисебез, депутатларыбыз кешеләргә рәхимле булсыннар дип телим. Илләр, көннәр тыныч, киләчәк гомерләребез ризыклы, шатлыклы булсын. Һәммәгезгә дә хәерле гомерләр насыйп итсен,  – дигән теләкләрен җиткерде Мөхәссәнә апа, бюллетеньне урнага салган вакытта. 

Участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлсем Исхакова, комиссия әгъзасы Альбина Йосыпова да авылдашларына изге теләкләрен җиткереп, күчтәнәчләрен тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев