Азнакай районының Мактаулы гражданины Миргасим Кәримов якты киләчәк өчен тавыш бирде
Миргасим Кәримов – районыбыз үсешенә зур өлеш керткән данлыклы кешеләрнең берсе.
Азнакай районының Мактаулы гражданины Миргасим Кәримов якты киләчәк өчен тавыш бирде
Миргасим Кәримов – районыбыз үсешенә зур өлеш керткән данлыклы кешеләрнең берсе. Үзе беркетелгән 510 нчы сайлау участогына да тормыш иптәше Сания апа, улы Айрат, киленнәре Миләүшә, оныклары Азат һәм аның тормыш иптәше Миләүшә белән бергә беренчеләрдән булып килделәр.
– Бүген республикада зур сәяси вакыйга. Үзебезнең Рәисебезне, җирле депутатларыбызны сайлыйбыз. Һәркем сайлауларда актив катнашып, үзенең гражданлык бурычын үтәргә тиеш.
Яшәгән җиребез - матур, имин, табыннарыбыз тулы сый-нигъмәт. Азнакаебыз көннән-көн үсә, өлкәннәр, яшьләр өчен дә рәхәтләнеп яшәр, эшләр өчен менә дигән шартлар бар. Әнә шул стабильлек, якты киләчәк өчен тавыш бирдем, - диде Миргасим Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев