Азнакай муниципаль районында сайлаучылар исемлегенә 45 мең 400 кеше кертелгән.
Аларның 722се – сайлау хокукына беренче тапкыр ия булган яшьләр. Шуларның 429ы шәһәрдә яши.
Камилә Әхмәтханова да сайлауда беренче тапкыр катнаша. 18 яше тулган кыз 508 нчы сайлау участогында тавыш бирде. Аны бу мөһим вакыйга белән котлап, бүләк тә тапшырдылар.
Сайлауларда катнашу – минем өчен дулкынландыргыч та, горурлык та. Илебез имин булсын, чәчәк атсын дисәк, тавыш бирүдән берәү дә читтә калмаска тиеш,
– ди ул.
Нет комментариев