Азнакай районында 657 кеше сайлауларда беренче тапкыр катнаша
Азнакай муниципаль районында сайлаучылар исемлегенә 45 мең 597 кеше кертелгән, аларның 657 се - беренче тапкыр сайлау хокукына ия булучы яшьләр.
Шуларның 409ы – шәһәрдә яшәүчеләр.
Бүгенге көндә Азнакай политехника техникумында белем алучы Радмир Фаршатов та сайлауларда беренче тапкыр катнаша. 18 яше тулган егет 519 нчы сайлау участогында тавыш бирде. Аны әлеге әһәмиятле вакыйга белән тәбрикләп, бүләк тә тапшырдылар.
«Сайлауларда катнашу – минем өчен дулкынландыргыч та, горурлык та. Илебез имин булсын, чәчәк атсын дисәк, тавыш бирүдән берәү дә читтә калмаска тиеш», - ди ул.
Әлеге сайлау участогында тагын 19 кеше тавыш бирүдә беренче тапкыр катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев