Әгерҗе авылында сайлаулар башлануга беренчеләрдән булып ветераннар Атлас һәм Фәридә Ямалетдиновлар туганнары Динара, Айсылу белән килделәр.
Авыл башлыгы Мирзаһитова А. Г. исеменнән аларга бүләк тапшырылды. Сайлау комиссиясе әгъзалары – Эльвира, Гүзәлия, Альбина, Алсу һәм рәисе Фәсхиева Лена – иртәнге җидедә килеп, участокны матур итеп җиһазлаганнар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре килүчеләрне самовардан чәй, күчтәнәчләр белән сыйладылар, җылы кабул иттеләр. Иртәннән үк күп кенә авылдашлар тавышларын бирделәр инде.
Нет комментариев