Бүген Котлыкаев Тәнзил Җәмил улына 90 яшь тулды.
Юбилей көнендә ул сайлауда да катнашты – өйдә тавыш бирде.
Тәнзил Җәмил улының тормыш юлы хезмәт белән үрелгән. Балачагы сугыш елларына туры килә. Әтисе ул әле сабый чакта вафат була, әнисе дүрт баланы ялгызы тәрбияли. Авыр еллар аны кечкенәдән үк хезмәт сөяргә, җаваплы булырга өйрәтә.
Хезмәт юлын 1956 елда «Бөгелмәнефтестрой» транспорт идарәсендә слесарь булып башлый. Армиядән кайткач, Азнакайда машина йөртүче булып эшли. Соңрак электромонтер, электр җиһазлары буенча мастер, механик, прораб вазифаларын башкара. Лаеклы ялга чыкканчы ул Азнакай автомобиль юллары идарәсендә автотранспорт цехын җитәкли.
Район юлларын төзүгә, ремонтлауга һәм төзекләндерүгә керткән өлеше өчен Тәнзил Котлыкаев күптөрле дәүләт бүләкләренә лаек була. берничә тапкыр бүләкләнә. 1993 елда аңа Азнакайның Мактаулы гражданины исеме бирелә.
Бүген ул өендә тавыш биреп, үзенең гражданлык бурычын үтәде.
Авырлыклар күрсәк тә, бүгенгебез матур, бик җитеш тормышта яшибез, Аллага шөкер,
– ди ветеран.
Нет комментариев