526 нчы участокта 1473 кеше тавыш бирә
САЙЛАУ

526 нчы участокта 1473 кеше тавыш бирә

Азнакайның 1 нче мәктәп бинасында урнашкан 526 нчы сайлау участогында Шәйхетдинов һәм Монолит микрорайоннарында яшәүче 1473 кеше тавыш бирә.

Аларның 35е - сайлауларда беренче тапкыр катнашучылар. 

Сайлау участогы рәисе Лилия Гафиева сүзләренчә, иртәнге сигездән биредә җанлылык күзәтелә. 

Халык участок үз эшен башлаганчы җыелган иде инде. Күпчелек кеше участокка кергәндә: «Бәйрәм белән! » дип сәламли. Бу райондашларыбызның республика һәм илебезнең киләчәгенә битараф булмавын күрсәтә,

– ди ул. 

Күпләр сайлау участогына гаиләләре белән килә. Аларның теләге дә уртак – алдагы көннәрнең имин һәм якты булуы.


Нет комментариев