Ветераннарыбыз сәхнәне гөрләтеп кайттылар
Әлмәт шәһәрендә “Балкыш” үзешчән башкаручылар республика фестиваленең зона туры узды.
«50 ләп кеше ике зур автобуска төялеп бәйгегә бардык. Анда көньяк-көнчыгыш төбәкләрдән 9 район көч сынашты. Район коллективлары арасында «Хатирә», «Калинушка», «Сударушка» вокаль ансамбльләрен, «Җанашым», «Сүнмәс йөрәкләр» фольклор коллективларын, «Умырзая», «Вдохновение» бию коллективларының, аерым башкаручылар арасыннан Ландыш Шәрәфиева, Атлас Зәйнуллин, Нина Хвалеева, Зинфира Кашаповаларның осталыгын әйтеп узарга кирәк. Барлык коллективлар да, аерым башкаручылар да бик уңышлы чыгыш ясадылар. Афәрин! Аларның барысына да дипломнар бирелде. Районыбыз җитәкчеләре дә ветераннарыбыз бу фестивальдә катнаша алсын өчен бар мөмкинлекләрне дә тудырдылар. Бик зур рәхмәт!» – ди район-шәһәр ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев