Ветераннар пионер елларына “кайтып килделәр”
19 май – Пионерлар көне
Район һәм шәһәр ветераннар советы Пионерлар көнен кызыл галстуклар бәйләп, пилоткалар киеп каршыладылар. Әлеге дата өлкән буын өчен истәлекле, әһәмиятле дата булып кала. Өлкән буын үзен дус һәм зур коллективның аерылмас әгъзасы итеп сизә, элеккеге матур традицияләрне искә ала, аны киләчәк буыннарга җиткерә. Ветеран – пионерлар район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова инициативасы белән Ишкәев исемендәге паркта җыелдылар. Бәйрәм пионер җыеннары формасында узды. 89 яшьлек Роза Зәкиевна зур горурлык белән командага җитәкчелек итте. Пионер еллары җырларын, өндәмәләрен искә алдылар.
«Без пионер елларын искә алып кына калмадык, ә бәлки балачагыбызга кайтып килдек, гаджетларсыз, әмма балалар шатлыгы белән тулы Пионерия иленә сәяхәт кылдык», – диләр ветераннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев