Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Ветераннар айлык эшчәнлекләренә йомгак ясадылар һәм сәламәтлек турында сөйләштеләр

Бу көннәрдә ветераннар советының чираттагы киңәшмәсе узды.

Үзәктә ветераннар хәрәкәтенең актуаль бурычлары: аеруча ветераннарга адреслы ярдәм, яшьләргә патриотик тәрбия мәсьәләләре. “Киңәшмә барышында ветераннар уңышлы үткәрелгән чараларны билгеләп уздылар. Шулай ук алга таба эш планын да барладылар. Матур традиция буенча  июль аенда туган көннәре, юбилейларын уздыручы ветераннарыбыз да хөрмәтләнде. Аларны тәбрикләп, бүләкләр тапшырылды, озак еллар фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелде. Розалия Фоатовна - очрашуыбызның иң кадерле кунагы булды.  Озак еллар дәвамында санэпидемстанциядә эшләгән табиб  гади һәм аңлаешлы итеп сәламәтлегебезне саклау серләре белән уртаклапшты, киңәшләрен бирде. Аның киңәшләре шигарь булып яңгырады: күбрәк хәрәкәтләнергә, дөрес тукланырга, һәрбер яңа көнгә  сөенергә! Киңәшмәдән чыкканда барыбызның да күңелләребез күтәренке иде”, – дип яза безгә район ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев