Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Тымытык авылы ветераннары Яр Чаллы шәһәрендә кунак булып кайттылар

Бу хакта безгә район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова язып җибәрде.

Әлеге онытылмас сәяхәтне оештыруда авылдашлары Илнар Гайсин ярдәм итте. Ветераннар шулай ук Тымытык авылы ветераннар советы җитәкчесе Радик Солтановка, “Энергетик” Мәдәният йорты директоры урынбасары Гөлзадә Рзаевага рәхмәтлеләр.

Яр Чаллы шәһәре үзешчән артистлары белән очрашу аеруча  күңелле минутлар бүләк митте. Бәйрәм табыны артында Фәнилә Салихованың баян авазларына кушылып җырладылар. Гөлзадә ханым кунак ветераннарны шәһәр тарихы белән таныштырды, кызыклы вакыйгалар белән уртаклашты. Үзе үк җырлады һәм  шигырьләр дә сөйләде.

Безнең программа бик бай иде. Без шәһәрнең тарихи истәлекле урыннарында булдык, Кама елгасы яр буенда ял иттек. Төбәкне өйрәнү музеенда экскурсовед төбәкнең 400 еллык тарихы һәм Кама автомобиль заводы төзелеше белән таныштырды. Әмма иң истә калганы: ул – дельфинарий. Аларны якыннан күрү, аралашу искиткеч онытылмас минутлар бүләк итте.

Өлкән буын турында шундый кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен матди ярдәм күрсәтүчеләргә, оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый очрашулар беркайчан да онытылмый!,

 – дип яза ул .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев