Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Тормышыннан канәгать булды

Бөек Ватан сугышы ветераны Вагыйз Кадыйров турындагы тарих.

1943 елның алтынчы ноябре. Колхоз эшеннән кайтып кына барышы иде: “Абый, сиңа иртәгә армиягә китәргә хәбәр кәгазе килде”, – диде хат ташучы кыз Вәгыйзнең каршысына килеп.

Хәбәрнең киләсен күңеленнән сизенеп йөри иде ул. Иптәшләре китеп бетте бит инде, ул гына торып калмас. Кинәт ирештергән хәбәрдән әнисенең кулыннан әйбере идәнгә төшеп үк китте… Өйдә әнисе ул кичне төне буе юлга сохари киптерде, юл сумкасын җыйды…

Иртәгәсен аны Азнакай хәрби комиссариатына ат җигеп илтеп куйдылар. Азнакайдан Бөгелмә тимер юл вокзалына, төшкә китәсе солдатлар төялгән эшелон булачак икән, вакытында барып җитәргә кирәк, дип ашыгып атладылар. Аларның поезды Себер якларына юл тотты. Килеп туктаган җир, Төмән өлкәсенең Ялуторовск шәһәрендә урнашкан, кече командирлар хәзерли торган укчы полкы икән. Курсант Кадыйров, май аена кадәр 82 мм.лы миномет төзәүчесе серләренә өйрәнде. Уку тәмамланганнан соң, “яңа пешкән” сугышчыларны Казанга, аннан Белосток аша Псковка җибәрделәр. Фронт Псковтан 50-60 чакрым ераклыкта гына. Белостокта яңа килгәннәргә сугыш кырыннан җыеп алынган, балчыкка каткан, штыксыз мылтыклар тоттыргач, солдатларның кәефләре төшкән иде. Шулай да, сугыш башлангандагы кебек, ике кешегә бер мылтык түгел әле…

Илдә коралларның күпләп җитештерелә башлаган чоры, шуңадыр күрәсең, берничә көннән аларга яңа киемнәр, заводтан гына килгән мылтыклар таратып чыктылар. Ә бер көнне төнге өйрәнүләргә чыгу урынына, аларны, поезд станциясенә алып киттеләр. Саклык чарасыннан эшләнгән стратегик максатлардан иде. Хәтсез генә вакыт җәяү баргач, товар вагоннарын утырырга яраклы итеп көйләгәннән соң, поезд көнбатышка кузгалды. Псковка барып җитеп, кыска гына аңлату дәресләре алганнан соң, Вәгыйзләр сугышка керергә әзерләнә башлады… Шуннан башлап, көн саен ут, снаряд яңгыры астында алга бару “бәхете” алар язмышына язылган бер мәхшәр иде. Снарядлар уңга да төшә, сулда да ярыла.

Әнә бүген дә батальон һөҗүмгә әзерләнә. Яктырткыч пулялар якты эз калдырып, уңнан да, сулдан да сызгырып үтә. Штабны саклап баручы дүрт кешелек станоклы пулемет расчеты янында снаряд шартлап, ике солдат сафтан чыккан. Расчетка ике кеше кирәк. Шунда таза булгангамы, татар булгангамы Вәгыйзне чакыртып алып, расчетка билгеләп куялар. Шулай итеп, аңарга станковый пулемет күтәреп хәтсез сугышырга туры килә…

Дошман тылына кереп, артка чигенгән немецләрне тоткарлау заданиесен үтәү Вәгыйз Кадыйр улының көнлек вазыйфасына әверелә. Гомерен кыл өстенә куя. Ул куркыныч көннәр төшенә кереп, әле ничә тапкыр куркытып уятачак әле Вәгыйзне. Ике көннән соң, немецләр үз артларында совет солдатлары булуын сизеп алалар. Менә шунда башлана да мәхшәр. Көнен снаряд, мина яуса, прожектор һәм яктырып очучы пулялардан төннәр көнгә әйләнә. “Беркөнне түбә астында окопта ята идек, – дип искә ала Вәгыйз ага, – колак төбеннән сызгырып пулялар очканга өскә күтәрелеп карасам, немец ата икән. Безнекеләр инде йөгереп, урманга кереп бара. Шул чак минем кулга нидер каты китереп сукты. Кул салынып төште, әйтерсең ике потлы гер асып куйдылар, кулдан шарлап кан ага. Снаряд кыйпылчыгы өстәге барлык киемнәрне: шинель, фуфайка, гимнастерка, күлмәкләрне тишеп кереп, беләкнең бер сөяген сындырып, икенчесенә эз салып үткән булып чыкты. Снаряд яңгырының шулкадәр күп яуганын мин шунда күрдем. Аңынчы куркуның ни икәнен белми идем. Шунда беренче тапкыр мине курку басты”…

Инде сугышның ахырына килеп җиткәндә генә үләсе килми икәнен төшенгән Вәгыйз ничек булса да исән калырга тырышып, яраланган кулына чолгап куелган коралын сөйрәп, урманга кереп өлгерә. Яралыларны чиркәү эченә җыялар. Авыр яралылар, җае чыккач кына, тылдагы госпитальгә озатыла. Литва, Латвияне азат итеп, Балтыйк диңгезе ярына чыгарга ун чакрым калганда, Вәгыйз өчен сугыш тәмамлана. Ул 1945 елның 3 февралендә 2 нче группа инвалид булып, хәрби учеттан төшерелеп, туган авылы Митрәйгә кайтып төшә. Кайткач, колхозда төрле эшләрдә эшли. Сабан сөрә, молотилкада җилдерә, тугыз ел буе бригадир йөген тарта. Бригадада эшләп йөргәндә, колхозга Казаннан төзүчеләр әзерләүче берьеллык курс­ларга ике кеше сорап разнарядка килә. Бирелгән гаризасын тикшереп, колхоз утырышына җибәрергәме, җибәрмәскәме дип, озак тарткалашканнан соң, укырга теләге булган Вәгыйзне бер еллык курска җибәрергә карар чыгарыла. Укуын тәмамлап, 1952 елдан Азнакайның торак-коммуналь хуҗалыгында инженер булып эшли башлый. Биш елдан, “Азнакайнефть” НПУсының төзү-монтаж конторына эшкә чакыралар. Әлеге эшендә өлкән мастер булып, утыз ел эшләгәннән соң, лаеклы ялга чыга.

Вәгыйз ага Кадыйров авырлык күреп үскәнгәме, аннан соң да җиңел генә яшәмәгәнгәме, тормышыннан бик канәгать булып яшәде. Берничә ел элек хатыны киң фатирда ялгызын калдырып, бакый дөньяга күчкәч, тормышы караңгыланып калгандай булды аның. Ун елга якын түшәк өстендә яткан авыру хатынын тәрбияләп гүргә иңдерү бар ир-атның да көченнән килми. Вәгыйз ага авырыксынмады, эчтән янса да сиздермәде, йөзенә чыгармады… Кызы-кияве, оныклары бәхетенә сөенеп, аларга ул күргән авырлыкларны күрергә язмасын дип, булганына шатланып, әвәрә килеп яшәгәнгә, язмыш кыерсытуына бирешмәскә тырышып яшәде.

...Кызганыч, явыз үлем аны безнең арабыздан 2014 елда алып китте…

 Автор: Нәфис Әхмәт, ТР журналистлар берлеге әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев