Сукаеш авылында авыл ветераннар советы рәисләре белән күчмә семинар узды
Безнең ветераннарыбызны өлкәннәр дип тә әйтеп булмый бит. Йөзләре балкып, күзләре янып тора.
Семинарда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район-шәһәр ветераннар советы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова һәм совет активы, Сукаеш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Закирова, авыл җирлекләре ветераннар советлары җитәкчеләре һәм башкалар катнаштылар. Семинарның төп максатларының берсе: 10 елдан артык ветераннар советы рәисе булып эшләүче Нәҗибә Галимҗановна һәм аның командасының эш тәҗрибәсе белән танышу, башка авыллар белән уртаклашу иде.
Ветераннар сукаешлыларның бай эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Авыл ветераннар советы рәисе Нәҗибә Галимҗановна һәм аның командасы пенсионерлар белән эшне күпләргә үрнәк булырлык итеп оештыра, район һәм республика конкурсларында катнашып, призлы урыннар ала.Үзенең авылының геройлары, хезмәт сөючән авылдашлары белән чын күңелдән горурлана. Ул алар турында сәгатьләр буена бертуктамый сөйли ала. Авыл тарихын, бүгенге көндә авылда нинди эшләр алып барылуын киләчәк буыннар да белсен өчен барысын да эшли. Һәр тыл ветеранының, сугыш чоры баласының, бүгенге көндә МХОда хезмәт иткән егетләрнең гаиләсендә булып, аларның һәрберсен фотога төшереп, истәлекләрен язып альбомнар төзегәннәр. Сукаеш авыл ветераннар советының эш планнары да бик уйлап төзелгән, еллык отчетлары да эшләрен күрсәткән фотографияләр белән тулыландырылып эшләнгән. Халык әйтмешли: «Бердәмлектә — көч». Бу эшләрнең барысы да авылның актив, игелекле ветераннары белән бергәләп башкарыла. Ветеранаар авылда оештырылган өмәләрдә, барлык эшләрдә дә актив катнашалар. 1924 елдан авылда «Ихлас» волонтерлар оешмасы эшли. Бүгеге семинарда волонтерлар җитәкчесе Ләйсәнә Вәлиева мастер-класслар әзерләгән иде. Волонтерлар блиндаж шырпылары, исән калу беләзекләре, саклану сеткалары үрү, коры душлар әзерләү буенча мастер-класслар күрсәттеләр.
Менә шулай ветераннар биредә бай тәҗрибә туплап кайттылар. Район ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова бу семинарларны уздыруны дәвамлы итәргә тәкъдим итте. Һәр авыл ветераннар советының башкалар белән уртаклашырдай үзенчәлекле, бай тәҗрибәсе бар.
Миләүшә Тимбакова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев