Орденлы табибны хөрмәтләделәр
Азнакайда яшәүче Люция Басареева 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте
Юбилярны тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Роза Галеева, Азнакай үзәк сырхауханәсенең баш табибы Илдар Шиһапов, сырхауханәнең ветераннар советы җитәкчесе Роза Шәфигуллина, хезмәттәш дуслары, якыннары килгән иде. Роза Алмас кызы юбилярны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, депутатлар корпусы, шәхсән үзе исеменнән тәбрикләп, изге теләкләрен кушып ветеранның иңнәренә шәл япты, Рәхмәт хатын тапшырды. Котлауларга башкалар да кушылдылар.
Басареева Люция Казан шәһәрендә туып, Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый һәм Азнакай районына эшкә җибәрелә. Аның бөтен хезмәт юлы Азнакай районы халкына медицина хезмәте күрсәтү белән бәйле. Якты дөньяга аваз салган күпме сабый, әти-әни аңа рәхмәтледер. Табиб-фтизиатр, табиб акушер гинеколог, генекология бүлеге мөдире, тудыру йортының хатын-кызлар консультациясе акушер гинекологы булып эшли. Озак еллар намуслы хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, хезмәт ветераны.
Басареевлар – районда танылган, фидакарь хезмәтләре белән зур казанышларга ирешкән олы ихтирамга лаек гаилә. Наил Басареев Азнакай нефть кудыру станциясендә механик, өлкән инженер булып эшли, озак еллар дәвамында АНПС начальнигы була. ВДНХның көмеш медале белән бүләкләнә. ТРның атказанган нефтьчесе, Азнакай районының Мактаулы гражданины. Люция һәм Наил Басареевлар балалары, оныклары, оныкчыкларының җылы кайгыртучанлыгын тоеп, бәхетле картлык көннәрен кичерәләр.
Тулырак “Маяк” газетасы битләреннән укырсыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев