Азнакай ветераннары бәйрәм итте
Һәр ел саен традиция буенча узучы ветераннарның көтеп алган Сабан туе быел табигать кочагында: Буралы авылы янындагы “Ташлы яр”чишмәсе буенда узды.
Анда 90га якын ветеран катнашты. Ветераннар һәм килгән кунакларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин тәбрикләделәр. Алар районыбыз үсешендә, ирешкән уңышларда ветераннарыбызның фидакарь хезмәте ятуын билгеләп уздылар, олы рәхмәтләрен белдерделәр, юбилярлар, 30-40-50-55ел... дәвамында тигез, матур гомер кичерүче парларга, активистларга хакимиятнең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырдылар. Теләкләргә район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова кушылды:
«Бүген без үзебезнең йола-гадәтләрне искә төшереп, милли уеннарда катнашып, матур итеп бәйрәм итәргә җыелдык. Безнең ветераннарыбыз бик активлар. 70тә, 80дә дип тормыйлар барысы да уеннарда катнашалар, бәйрәмне күңелле итеп оештыруда үз өлешләрен кертәләр», – ди район ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова..
Бәйрәм концерт номерлары, күңелле уеннар, ярышлар белән дәвам итте. Ветераннарыбыз җыр-моң, нәфис сүзгә бик осталар. Гармунчысы, җырчысы, бәйрәмне оста итеп алып баручысы да үзләренеке. Афәрин! Аларның чыгышлары бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде.
Ветераннар чишмә буенда кайнар ризык әзерләп, сыйлаган Буралы авылы ветераннар советы рәисе Фәридә Шәйдуллина һәм аның командасына, шул исәптән Нәсимә һәм Фәнис Сәлимгәрәевларга да бик рәхмәтле калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев