Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Мәсгут авылыннан Энҗүдә әби Надершина 95 яшен тутырды

Кечкенәдән авыр эшкә җигелгән тыл хезмәтчәне бүгенге тормышына сөенеп туя алмый

Сугыш башланганда Энҗүдә Надершинага нибары ун яшь була. Сигезенче класстан соң колхозда эшли башлаган Энҗүдә дә меңләгән яшьтәшләре кебек фронтка киткән ир-егетләрне алыштыра.

– Терлек карарга да, таңнан кичкә кадәр кырда эшләргә дә туры килде, – дип искә ала бүген ветеран.

Иң авыр сынауларның берсе – ерак Ярославль шәһәренә торф чыгару эшләренә җибәрелү була. Анда ул ике ел авыр хезмәттә була.

Туган якларына кайткач Бөгелмә шәһәрендә эшләсә, күңеле һәрчак авылга тартылган кызның алдагы хезмәт юлы тулысынча терлекчелек белән бәйле була. Ирекледә сыерын да сава, бозау, сарыгын да карый...

Гафур Надершин белән тату гаиләдә итәк тутырып балалар үстерәләр.

Нинди генә авыр эштә эшләсә дә, Энҗүдә апаның кулыннан бәйләм төшми: куян мамыгыннан йомшак, җиңел, җылы шәлләр бәйли ул. Моның өчен хуҗалыкларында күпләп куян асрыйлар.

 – Әнинең кулында гел энә булды, сарык көтсә дә, әкрен генә шәл бәйләп утырыр иде. Шәлгә сорау зур, бәйләп кенә җитеш, аны хәтта әнинең башыннан ук салдырып алалар иде, – ди кызы Клара, җылы хисләргә бирелеп.

Бүген 95 яшен тутырган Энҗүдә апа Мәсгут авылында кызы Клара тәрбиясендә гомер кичерә. Янәшәсендә – өзелеп торган дүрт баласы. Акрын гына өй эчендә йөри, кунакка кайткан оныкчыкларын шатланып каршы ала. Ә алар – аның иң зур байлыгы: 8 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар Энҗүдә апаның! Шушы бәхет түгелмени?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев