Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Марсель Шәйдуллин: “Сез Азнакайны төзегәнсез, күтәргәнсез”

Җомга көнне “Встреча” кафесында бер төркем ветераннар бәйрәм табыны артында очрашты.

Өлкәннәр айлыгы кысаларында өлкән буынны хөрмәтләү чаралары дәвам итә. Ветераннарны  Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин  тәбрикләде. Ул өлкән буынга районыбыз үсешендә фидакарь хезмәтләре, бүгенге тормышта яшь буынга биргән тәрбияләре, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләүдә актив катнашканнары өчен олы рәхмәтен белдерде, алга таба да  шулай хезмәттәшлек итеп, исәнлектә-саулыкта яшәүләрен теләде. Аның теләкләренә район-шәһәр ветераннар советы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова, районның Мактаулы гражданнары: Миргасим Кәримов, Азат Харисов һәм башкалар кушылдылар.  Ветераннарның үз артистлары,  үз сүз осталары. Аларның чыгышлары ямь өстенә ямь булды.
Фото/видео Насимы Фазлыевой


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев