Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Игелеккә кайда да урын бар

Азнакай ветераннары Актүбә картлар йортына бардылар.

Бәйрәмнең ниндиләре генә юк хәзер. «Әби-бабайлар көне» дә бар хәтта. Әле җитмәсә, өлкәннәр айлыгы да тәмамланмаган. Шундый көннәрнең берендә район-шәһәр ветераннар советы башында торган Миләүшә Рәшитова җитәкчелегендәге ветераннар активы Актүбә картлар һәм инвалидлар йортына юнәлде. Үзләре белән күчтәнәчкә хәзинәсендә нәрсә бар: җиләк-җимеш, яшелчә, төрле салатлар, кайнатмалар, өйдә пешерелгән тәм-томнар, барысын да алдылар. Әлбәттә инде гармунчыларын, җырчыларын алып барырга да онытмадылар. Биредә тәрбияләнүче әби-бабайлар аларны сагынып көтеп алдылар, чөнки алар инде ветераннарыбызның мондый визитына күнегеп беткәннәр. Рәхәтләнеп концерт программасын карадылар. Үзләре дә кушылып җырладылар, уйнадылар. Аннан түгәрәк өстәл артында күчтәнәчләр белән гәпләшә-гәпләшә чәйләр эчтеләр.

Әби-бабайларыбызның бик тә күңеле булды. Рәхмәтләрен әйтеп, тагын да килүебезне көтеп, җылы очрашулар теләп калдылар. “Бер очрашу бер гомер”, – ди бит. Үзебезнең дә бик күңелебез булды, – ди Миләүшә Рәшитова.

Игелек кылганнан соң, күңелгә һәрчак рәхәт булып китә бит ул. Игелеккә, матур эшләргә кайда да урын бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев