Азнакай политехника техникумы студентлары район һәм шәһәр ветераннар советы территориясен төзекләндерүдә ярдәм иттеләр.
Алар ветераннар белән бергә территорияне чүп үләннәреннән чистарттылар, чәчәкләр утырту өчен түтәлләр ясадылар һәм башка эшләрне башкардылар.
“Мондый чаралар ишек алларын төзекләндереп кенә калмый, ә бәлки буыннар элемтәсен ныгыта, яшьләрдә җаваплылык һәм өлкән буынга карата ихтирам хисе тәрбияли. Ветераннар студентларның энтузиазмын, фидакарьлеген, ярдәмчеллеген югары бәяләделәр. Бик рәхмәтле калдылар”, – ди район-шәһәр ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова.
Нет комментариев