Гасыр укытучысы котлаулар кабул итә
Бүген Азнакайда укытучы Зинаида Синявскаяны хөрмәтлиләр. Аңа 105 яшь тулды!
Зинаила Михайловна матур вакыйгалар белән тулы тормыш кичерә. Студент чагында ук аңа укуын калдырып, Пермьдәге хәрби заводта эшләргә, Бөек Җиңүне якынайтырга туры килә. Чирек гасыр дәвамында ул вакытта эшчеләр бистәсе булган Азнакайның 3 нче мәктәбендә хезмәт дәресләрен укыта, сыйныф җитәкчесе була. Йөзләгән укучы кыз, аның дәресләре ярдәмендә, аш-су, тегү серләрен үзләштереп кенә калмыйча, апаларыннан игелек һәм кешелеклелек сыйфатларына да өйрәнәләр.
Зур юбилей көнендә өлкән укытучыны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, Россия мәгариф профсоюзының Азнакай территориаль оешмасы рәисе Лилия Вәлиәхмәтова, мәктәп директоры Радик Исламов, мәктәпнең ветераннар советы рәисе Илгизә Сөләйманова килделәр.
"Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, Зинаида Михайловна, сез минем иң яхшы укытучым булдыгыз!"- диде Илгизә Гыйлемхановна, җитәкчеләрнең күпсанлы котлауларына кушылып.
Зинаида Михайловнаның озын гомер серләре турында тулырак "Маяк" газетасының киләсе саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев