Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Гасыр чордашы

Бүген үзенең 100 яшьлек юбилеен каршылаучы хезмәт ветераны Гәрәева Рәзинә Арслан кызы котлаулар кабул итте.

 Бүген үзенең 100 яшьлек юбилеен каршылаучы хезмәт ветераны Гәрәева Рәзинә Арслан кызы котлаулар кабул итте.

Юбилярны тәбрикләргә Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин килде. Ул Россия һәм Татарстан җитәкчеләренең котлау хатларын тапшырды, шәхсән үзе исеменнән дә фидакарь хезмәте өчен олы рәхмәтләрен белдереп, бүләкләр тапшырды. Аның теләкләренә  Тымытык авылы ветераннар советы җитәкчесе Радик Солтанов, авылдашлары, якыннары кушылды. 

   Рәзинә Гәрәева Азнакай районы Әгер авылында  туа. Рәзинә апага барлык сугыш чоры балалары кичергән авырлыкларны татырга туры килә.  Кыю кыз тракторны да иярли, басуларны гизә. Гомере буе авыл хуҗалыгында, “Авангард” колхозында төрле эштә эшли. Ул – Хезмәт ветераны. Тормыш иптәше Йосыф белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Ул сигез онык һәм 8 оныкчыкның яраткан әбисе.

 Тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев