Бөек Җиңү көннәрендә икеләтә зур бәйрәм
Апрель азагында Азнакайда яшәүче Ирина Сергеевна Давыдова 102 яшен тутырды.
Туган көнендә аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов котлады.
– Ирина Сергеевна, сезнең тормыш юлы – илебезнең җанлы тарихы. Сугыш авырлыклары аша үтеп тә, тирә-якны яктыртып яшисез. Хезмәтегез, сабырлыгыгыз өчен без Сезнең алда баш иябез. Ныклы сәламәтлек белән алга таба да шулай якыннарыгыз хөрмәтендә яшәвегезне телибез, – диде ул, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырып.
Ирина Сергеевна Пятигорскта туып үскән. Сугыш башланган елны ун класс тәмамлаган кыз телеграфка эшкә урнаша, элемтә техникумын тәмамлый. Нәкъ менә элемтә хезмәткәрләре беренче булып фронттан борчулы һәм сөенечле сводкаларны, ә соңрак – Җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне кабул итә.
1943 елда Пятигорскида хезмәт итүче Василий Семенович Давыдов белән алар матур гаилә коралар. Ул зур машинада сугыш кирәк-яраклары ташый, аның да үлем белән күзгә-күз очрашкан чаклары күп була. Сугыштан соң гаилә иренең туган ягы Сарман районына, соңрак Азнакайга күченә. Биредә Ирина Сергеевна элемтә узелында баш хисапчы булып эшли, ире «Азнакайнефть» УТТсында машина йөртә. Әле дә бәйрәм саен мәрхүм тормыш иптәшенең эш урыныннан бүләклиләр аны.
Бу көннәрдә Ирина Сергеевнаның фатирында матур теләкләр аеруча күп яңгырый. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин аны шәхсән үзе тәбрикләп китте. Хөрмәтле ханым истәлекләре һәм тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша.
Бүген тыл хезмәтчәненең төп байлыгы – балалары. Лариса Казанда, Валентина Уфада, Татьяна Азнакайда яши. Яраткан әбиләрен дүрт онык һәм җиде оныкчык сөендерәләр.
Фото: Азнакай муниципаль районы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев