Без кунакта әле бүген
Азнакай ветераннары 24 нче янгын сүндерү частендә кунакта булдылар
Кунакларны частъ җитәкчесе Булат Шәйхетдинов, ветераннар советы рәисе Сәгадәт Кәримов һәм башка җаваплы хезмәткәрләр каршы алды. Очрашуда район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.
Ул янгын сүндерүчеләр хезмәтенең бик җаваплы һәм куркыныч та булуын билгеләп узды. Өлкән буын, ветераннарга игътибар белән караулары, хөрмәт итүләре өчен олы рәхмәтен белдерде. Район башлыгы очрашуга килгән ветераннарның да фидакарь хезмәтен билгеләп үтте, аларга сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Кунаклар яңа гына ремонт эшләре узган янгын сүндерү бинасы, ут сүндерү машиналары, музей белән таныштылар. Үз чиратында ветераннар да үзләренең хезмәт елларын, кызыклы очракларны искә төшереп, истәлекләре белән бүлештеләр.
Районыбызда мондый чаралар ветераннарны хөрмәтләүнең матур традициясенә әйләнде. Алар үз гомерләрен халыкка хезмәт итүгә багышлаган кешеләргә игътибар һәм кадер-хөрмәт күрсәтүнең асыл үрнәге булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев