Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Азнакайның Ак әбисе Фәүзия Миргалиева 100 яшен тутырды

Шәһәребездә гомер итүче Фәүзия әби юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

Фәүзия Касыйм кызын кичә бер гасырлык бәйрәме белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрик итте. Ә бүген ул район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин, пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина, бер чорда эшләгән хезмәттәшләреннән котлаулар кабул итте.

Фәүзия апа - Сәпәй авылы кызы. Бик яшьли авыр хезмәт арбасына җигелә ул.

«Сугыш башлангач, авылда картлар, бала-чагалар гына калды. Нинди эш кушалар, каршы килеп тормадык, көч җитәме-юкмы, барысын да эшләдек», - ди гасыр чордашы.

Бөек Ватан сугышы ветераны Гариф ага белән алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Фәүзия апа үзе лаеклы ялга чыкканчы Азнакайда собеста эшли.

Бүген түгәрәк, имин тормышына шөкер итеп, балалары, онык-оныкчыкларының күңел җылысын һәм ихтирамын тоеп яши 100 яшьлек ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев