Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Азнакайның әби-бабайлары актив тормышта

Лаеклы ялда булсалар да, районыбызның өлкән буын кешеләре бар яклап активлар.

Мәдәни чараларда, спорт ярышларында, чистарыну өмәләрендә, авыл халкына ярдәмгә кушылып ындыр табакларында, иген басуларында, хәрби операциядәгеләргә җибәрү өчен блиндаж сеткалары үрү, яшелчә ашлары әзерләү, токмач кисү... Хәер, алар булмаган бер генә җир дә, катнашмый калган бер генә чара да юктыр. Районыбыз ветераннар советының чираттагы җыелышында аның рәисе Миләүшә Рәшитова ясаган чыгышта да әнә шулар чагылдырылды. Балалар иҗат йортында тулы зал белән үткән очрашуда район башлыгы урынбасары Роза Галеева, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район сайлау участогы рәисе Лилия Әхмәдишина, социаль фондның райондагы Клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина һәм белгечләр, район эчке эшләр бүлеге вәкилләре катнашты.

 Өлкәннәребез районның бүгенге көн сулышы, 8 сентябрьдә узачак Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек һәм аның тәртипләре, пенсия түләүләре белән бәйле яңалыклар, мошенниклар ятьмәсеннән саклануда киңәшләрне бик кызыксынып тыңладылар, сорауларга җаваплар алдылар.

– Сез – районыбызның алтын фонды. Аның үсешенә керткән өлешегез өчен, яшь буынга өлге булып, аларга тәрбия бирүдә куйган хезмәтегез, район тормышында активлыгыгыз өчен мең рәхмәтлебез, – диде Роза Алмас кызы өлкәннәребезгә райондашлар исеменнән рәхмәтләрен белдереп.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев