Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Азнакайда ветераннар советы киңәшмә уздырды.

Бүген Азнакай ветераннар Советы үзенең чираттагы эшлекле киңәшмәсен уздырды.

Утырыш район ветераннар оешмасының эш офисында узды. Көн тәртибе буенча, узган елда башкарылган эшчәнлеккә йомгак белән ветераннар Советы рәисе Миләүшә Рәшитова чыгыш ясады. Ул шулай ук алда торган мәсьәләләр, әһәмиятле чаралар, аларны оештыру нечкәлекләренә дә тукталды. Быел җөмһүриятебез күләмендә өлкән яшьтәге ветераннар катнашында  узачак  «Балкыш» фестиваленә әзерлеккә аерым басым ясалды. Җитәкчеләр белдерүенчә, бу чара иң элек  авыл җирлекләрендә үткәрелеп, алга таба  район – шәһәр мәдәният йортында муниципаль этапның йомгаклау өлеше булачак. 

Ветераннар белән очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев та катнашып, районда өлкән яшьтәге кешеләр өчен тудырылган уңайлыкларны санап,  аларга игътибар кирәклегенә, җирлегебездә яңа идеяләрне гамәлгә кертеп җибәрү кирәклегенә басым ясады.

Очрашу барышында шулай ук ветераннарны кызыксындырган сораулар каралды, волонтерлык хәрәкәте хакында җитди сөйләшү булды. Сүз уңаеннан, махсус хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү юнәлешендә районыбызның өлкән буын кешеләре аеручы зур эшчәнлек алып бара. Зур Сукаеш авылы ветераннар Советы рәисе Нәҗибә Шәйхулова да үз җирлекләрендә  эшләп килүче  «Ихлас» төркеме турында сөйләп узды. «Төркемгә 20дән артык кеше йөри. Без көнгә 1 сетканы үреп бетерәбез. Узган  җомга көнендә дә егетләребезгә озатырга  бик күп әйбер китердек», - диде ул.  Ветераннарны юбилейлары, туган көннәре һәм башка истәлекле вакыйгалар белән тәбрикләү мизгелләре очрашуга бәйрәм төсе өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев