Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Азнакайда ветераннар Сабан туе узды: Урсайда өлкәннәр капчык киеп йөгерде, аркан тартты һәм биеде

Урсай авылы быел район ветераннарының Сабан туен кабул итте.

Районның төрле авылларыннан җыелган өлкәннәр бу көнне капчык киеп йөгерде, аркан тартты, көянтә белән су ташыды, җырлады һәм биеде.

Кунакларны күпереп пешкән авыл икмәге һәм чәкчәк белән каршы алдылар. Аларны авыл җирлеге башлыгы Зилара Рәхимҗанова, ветераннар советы рәисе Рузилә Зарипова сәламләп, изге теләкләрен юлладылар.

Бәйрәмдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.

– Сез барыгыз да төрле өлкәләрдә тырыш хезмәт куеп, гомерегезне районыбыз үсешенә багышлагансыз. Бүген инде без сезнең үрнәктә эшлибез, бай тәҗрибәгез, төпле киңәшләрегез өчен рәхмәт, – диде район башлыгы.

Район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова исә мондый бәйрәмнең республикада Азнакайда гына үткәрелүен билгеләп үтте.

– Ветераннарга булган җылы мөнәсәбәт, игътибар һәм ихтирам өчен, һәр башлангычыбызны күтәреп алулары өчен район җитәкчеләренә рәхмәтлебез. Бу Сабантуй безнең өчен бәйрәм генә түгел, очрашу, аралашу, күңелләрне яңарту көне дә, – диде ул.

Соңыннан мәйданда уеннар башланып китте. Кем әйтмешли, ветераннарның дәрте яшьләрнекеннән ким түгел икән! Капчык киеп йөгерү дисеңме, кашыкка йомырка куеп чабумы, көянтә белән су ташумы, аркан тартышумы – берсеннән дә читтә калмадылар.

Җыр-моңнары, тыпырдап биюләре исә йөрәккә сары май булып ятты.

Төштән соң Сабантуй мәктәп ашханәсендә дәвам итте. Урсай уңганнары йөзләгән кешене сыйдырырлык мул табын әзерләгәннәр иде.

Тулырак: «Маяк» газетасында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев