Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Азнакайда гомер итүче 95 яшьлек Кәмсәлия Миңнеханованың җитезлегенә таң калырлык

Олы яшьтә булуына карамастан, тыл фидакаре бүген дә хәрәкәттә, хезмәттә

Юкка гына кызы Рәмилә апа да:

«Безнең әни бик укымышлы, хәзерге заманга туры килгән булса, спорт белән шөгыльләнсә – Олимпия чемпионы, саннар белән эш итсә – зур бер оешманың баш бухгалтеры булыр иде», – дими торгандыр.

Биш сыйныф кына белеме булса да, акылына таң калмый мөмкин түгел: бүген дә математик, физиклар белән ярыша алырлык, билләһи!

Бөгелмә районының Татар Димскәе авылында гаиләдә икенче бала булып туа Кәмсәлия. Бишенче класстан соң өлкәннәр белән беррәттән терлек карый, җир эшкәртә.

20 яшендә аны Азнакайга ташчы итеп җибәрәләр. СУ-5 оешмасында эшләгән яшь кызлар һәм егетләр ул чакта бистәгә килгән белгечләр өчен яңа йортлар төзи башлыйлар. Фундаментка ташларны Чатыр таудан чыгаралар. Аны көрәк белән чокып аласы, кул белән машинага төяп озатасы... Яңгыр-кар дип тә тормыйлар, әлеге авыр хезмәтне җигелеп тарта алар. Нәкъ менә шундый тырыш яшьләр кул көче белән булачак шәһәрнең беренче биек йортлары калка.

Соңыннан Кәмсәлия апа “Азнакайнефть” идарәсенең торак-коммуналь хуҗалыгына күчә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя.

Тормыш иптәше Мөсәвир Миңнеәхмәт улы белән бик матур гомер кичерәләр, үзләре кебек үк тырыш, туган җанлы ике кыз үстерәләр. Олы яшьтә булуына карамастан, һаман да хәрәкәттә, хезмәттә булган Кәмсәлия Шәфигулла кызы дүрт оныгы һәм алты оныкчыгының яраткан әбисе, кызлары Рәмилә, Алсуның терәге булып яши. Ә 95 яшь – аның өчен бары тик гомернең бер мизгеле генә кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев