Азнакай ветераннары сәламәтлек көнен уздырдылар
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Азнакай ветераннары сәламәтлек көнен уздырдылар

Азнакай шәһәренең яшел зонасы — Ишкәев исемендәге парк быел да актив ял һәм сәламәтлек чарасына нигез булды.

Шәһәрнең өлкән буын вәкилләре «Сәламәтлек көне» уңаеннан җыелып, табигать кочагында күңелле һәм файдалы ял иттеләр.

Чараның максаты: өлкәннәрнең физик активлыгын арттыру, аларны актив тормыш рәвешенә өндәү, шулай ук аралашу мөмкинлеге бирү.

«Актив озын гомер» кысаларында узган физик күнегүләр: җиңел атлау, сулыш гимнастикасы, буыннарны эшләтү өчен махсус хәрәкәтләр ветераннарда зур кызыксыну уятты

«Мондый чаралар безнең өчен бик кирәк, — диләр ветераннар. — Без монда дуслар белән очрашабыз, яңа танышлар табабыз, күңелебез күтәрелә. Ә иң мөһиме — сәламәтлегебезне ныгытабыз. Рәхмәт барлык оештыручыларга!» — диләр ветераннар барысы да бердәм булып.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев