Азнакай ветераннары – Мөслимдә
Бу көннәрдә Азнакай ветераннары Мөслим якларын гизеп кайтканнар. Бу турыда безгә район-шәһәр ветераннавр советы рәисе Миләүшә Рәшитова язып җибәрде.
“Азнакай районында яшәүче өлкән буын вәкилләре өчен чираттагы истәлекле очрашу оештырылды. Район ветераннар советы инициативасы белән без күрше Мөслим районына экскурсиягә бардык. Чараның максаты – яшьлек хатирәләрен барлау, туган төбәкләрнең тарихы һәм бүгенге казанышлары белән танышу, шулай ук актив ял итү аша дуслык җепләрен ныгыту иде.
Экскурсия программасы бай эчтәлекле булуы белән аерылып торды. Кунаклар Мөслимнең данлыклы “Туган якны өйрәнү” музеена юл тотты. Музей хезмәткәрләре ветераннарга районның борынгы чордан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихын сөйләп, экспонатлар белән таныштырдылар. Ветераннар игътибарын бигрәк тә сугыш елларына багышланган экспозицияләр һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган стендлар җәлеп итте. Янәшәдә генә заманча җиһазланган китапханә шулай ук җылы тәэсирләр калдырды.
Сәяхәтнең төп нокталарының берсе – Мөслимнең визит карточкасы булган заманча парклар һәм скверлар булды. Районда соңгы елларда төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылуы күзгә ташлана: чисталык, тәртип һәм яшеллеккә күмелгән урамнар кунакларда бары тик уңай хисләр генә уятты. Кунакларны иң элек район үзәгендә урнашкан “Кояшлы Ык” ял итү зонасы каршы алды. Биредә табигатьнең матурлыгына сокланып, саф һава сулап йөрдек. Аннары очрашу ахрында ике районның ветераннар активы арасында фикер алышу да узды. Азнакай кунаклары Мөслим районының тырыш халкына, биредәге төзеклеккә соклануларын белдерделәр һәм мондый очрашуларның ешрак оештырылуын теләделәр. Бу көн күңелләрдә җылы хатирәләр калдырып, ветераннарны туган якны ярату һәм хөрмәт рухында тагын да берләштерде”, – дип яза ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев