Актив озын гомер: Азнакайда өлкән буын өчен сәламәтлек дәресе узды
Азнакай шәһәренең социаль Фонд бүлекчәсе каршындагы өлкән буын аралашу үзәгендә сәламәт һәм актив яшәү рәвешенә багышланган мөһим чара узды.
Аны тәҗрибәле педагог, районның актив ветераны Татьяна Галактионова алып барды. Бу вакыйга пенсионерларның тормыш сыйфатын яхшыртуга, физик культураны популярлаштыруга, Азнакай районының өлкән буыннары өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән программаларны тормышка ашыруда тагын бер адым булды. Районның иң актив ветераннарын, иҗтимагый совет әгъзаларын бергә җыйнаган чара спорт өчен яшь — комачаулык түгеллеген тагын бер кат дәлилләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев