Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
Вакыт, вакыйга

Волонтерлар. Азнакайда “Доброе Азнакаево” шәфкатьлек үзәге ачылды

Әйе, Азнакайда волонтерларның хәзер үз өйләре булды.

Истәлекле вакыйга уңаеннан “Микс” яшүсмерләр үзәге мәйданы каршына районыбызның волонтерлары җыелган иде. Волонтерларны әлеге истәлекле вакыйга белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов сәламләделәр. Алар волонтерларга игелекле йөрәкләре, шәфкатьле эшләре өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Бүгеннән Азнакай волонтерлары рәсми рәвештә «ДОБРО.РФ» платформасы – игелекле эшләр бөтенроссия экосистемасының бер өлеше булып теркәләләр.

ДОБРО.РФ – игелекле эшләр өчен төрле мөмкинлекләрне берләштергән зур экосистема. Үзәкнең төп миссиясе – Азнакай районы халкын изге гамәлләргә илһамландыру һәм ярдәм итү.Игелеклелек үзәгенең җитәкчесе итеп Басырова Лилия Нурсәяф кызы билгеләнде. Аның бу өлкәдә бай тәҗрибәсе бар. Кешеләргә ярдәм итү теләге зур. Болар бар да үзәкнең уңышлы эшләвенә этәргеч булыр. Иң актив, игелекле волонтерларны бүләкләү – тантананың күңелле мизгелләре булды.

Менә җитәкчеләр һәм үзәк җитәкчесе Лилия Басырова символик кнопкага бастылар. Яңа игелекле гамәлләргә старт бирелде. Хәерле сәгатьтә!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев