Азнакайда йорт хайваннары өчен яңа хезмәт барлыкка килде.
Район ветеринария берләшмәсендә урнашкан ветеринария клиникасында груминг бүлмәсе ачылды.
Биредә этләрне һәм мәчеләрне юындыру, йоннарын кисү һәм тарау, тырнакларын тәртипкә китерү кебек хезмәтләрдән файдаланырга мөмкин.
Хезмәтләрне ветеринария табибы ассистенты Элина Вәлиәхмәтова күрсәтә. Ветеринар табибы һөнәрен үзләштерүче яшь белгеч груминг буенча махсус укулар да узган. Биредә этләрне, мәчеләрне һәм хәтта кимерүчеләрне дә кабул итәләр.
Гигиена каравы якынча ике сәгать дәвам итсә, тулы комплекслы тәрбиягә дүрт сәгатькә кадәр вакыт кирәк.
Яңа хезмәтнең Азнакайда барлыкка килүе очраклы түгел. Йорт хайваннары асраучылар саны арта, моның белән аларга сыйфатлы тәрбия күрсәтү ихтыяҗы да үсә.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшин сүзләренчә, яңа хезмәтне оештыруга этәргеч биргән сәбәпләрнең берсе дә — халыкның ихтыяҗы.
Мондый хезмәтләр бик кирәк дип саныйм. Халык үзе дә сорый, ихтыяҗ бар. Моңа кадәр груминг хезмәтеннән файдаланырга теләүчеләргә күрше шәһәрләргә йөри иде. Бу исә өстәмә чыгым, юлга вакыт сарыф итү, чират көтү дигән сүз. Ә груминг үзебездә булгач, йорт хайванын калдырып китәргә, эш беткәч килеп алырга да була,
— ди Рөстәм Әхмәтшин.
Нет комментариев