Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
Вакыт, вакыйга

Азнакай районы игенчеләре уракка төште: тәүге гектарлардан мул уңыш җыела

Азнакай районы хуҗалыклары урып-җыю эшләренә кереште. Быел районда якынча 60 мең гектар мәйданда уңыш җыеп аласы бар.

Беренчеләрдән булып «Азнакай» агрофирмасы игенчеләре көзге бодай суктыруга төште. Уразай авылы янындагы басудагы эш барышы белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин да танышты. Районда урып-җыю кампаниясен оештыру мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмәдә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, тармак белгечләре һәм ветераннар катнашты.

Район буенча якынча 40 мең гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар, шулай ук 23 мең гектарга якын техник культуралар җыеп аласы бар. Әлегә бер гектардан уртача 40-45 центнер уңыш алына.

 Барлык хуҗалыклар да бүген-иртәгә уракка төшәргә тиеш. Көзге бодай өлгергән, һәр аяз көннең кадерен белергә кирәк. Эшне сузмаска, уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга кирәк,

– диде Марсель Шәйдуллин.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов сүзләренә караганда, районда терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. Табигать шартлары аркасында бу эшләр бераз соңарса да, хуҗалыклар планлы темпта эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев