Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә туризм өлкәсендә 178 проект гамәлгә ашырыла
Ташламалы кредитлар бирү өчен яңа проектларны сайлап алу быел декабрьдә игълан ителер дип көтелә.
2021-2024 елларда «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты нигезендә Татарстанда туризм өлкәсендә 178 проектны гамәлгә ашыру өчен дәүләттән 2 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Бу акчалар глэмпинглар оештыру, туристик җиһазлар сатып алу, пляжларны төзекләндерү, вакыйгалы чаралар үткәрү, шәһәр үзәкләренең туристик кодын булдыру, туризм тармагы өчен кадр әзерләү (һ.б.) кебек иҗтимагый һәм эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм күрсәтүгә тотылган.
2024 елда илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен республикага 325,8 миллион сум бүленгән. Алар түбәндәге эшләрне башкаруга юнәлдерелгән:
- туристларны урнаштыру өчен капиталь корылма булмаган модульле объектлар төзүгә ярдәм итү;
- туристик проектларны тормышка ашыру, Татарстанда вакыйгалы чаралар үткәрү һәм аларны таныту;
- туризм өлкәсендә эшләүче командаларны Казандагы Туризм тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәгендә укыту.
Шулай итеп, быел 6 проектка гомуми фонды 42 номерны тәшкил иткән модульле йортлар сатып алу өчен 56,8 миллион сум күләмендә субсидия бирелгән. Болардан тыш, 2023 елда 113,7 миллион сум күләмендә финансланган модульләрне сафка бастыру эшләре дә тәмамланып килә. Монда барлыгы 87 номерны тәшкил иткән 10 проект турында сүз бара.
Мәгълүм булганча, илкүләм проектның төп күрсәткеченә ирешү, ягъни «туристик сәфәрләрнең санын арттыру» максатында быелдан Россия төбәкләре өчен «бердәм субсидия» рәвешендәге субсидияләү механизмы гамәлгә кертелде. Аңа дәгъва итү өчен һәр төбәк РФ Икътисади үсеш министрлыгына конкурска гариза җибәрергә тиеш, сайлап алынган очракта бу субсидия акчалары юнәлдереләчәк проектларны төбәк үзе билгели ала. Быел Татарстанга 168 миллион сум күләмендә бердәм субсидия тәкъдим ителгән. Аның 136,1 миллион сумы — федераль бюджеттан, 31,9 миллионы — республиканыкыннан, дип хәбәр итә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
ТР Туризм буенча дәүләт комитеты әлеге субсидияне бүлү өчен республикада өч тапкыр конкурс нигезендә сайлап алу үткәргән. Нәтиҗәдә, туризмны үстерү максатын тоткан 84 проект субсидия алган. Аларның 72се — «туристик җиһазлар сатып алу» юнәлешенә карый (прокат җиһазлары, модульле мунча һәм мичкәләр сатып алу, балалар мәйданчыклары ясау, мангал зоналарын җиһазлау һ.б.). «Сәламәтлек мөмкинлеге чикле затлар өчен үтемле туристик мохит булдыру һәм үстерү» юнәлешендә 2 проект сайланган. «Кемпингта урнашу объектлары һәм кемпинг-тукталышлар булдыру» юнәлешендә — 4 проект. Тагын дүрт проектка капиталь һәм стационар булмаган причал инфраструктурасын ясау өчен субсидия бирелгән.
Мәсәлән, вакыйгалы чаралар үткәрүгә субсидия алган ике проект гамәлгә ашырылган инде. Алар — быел июль һәм август айларында Яшел Үзән һәм Спас районнарында үткәрелгән «Россиянең рухи бердәмлеге — дөньяга юллама» фестивале һәм сентябрьдә Спас районында узган «Болгар. Үткәнгә сәяхәт» тарихи фестивале.
Туристик тармакны кадрлар белән тәэмин итү әле дә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. Аны хәл итү өчен Россиядә узган ел илкүләм проект кысаларында туризм тармагының кадрлар потенциалын үстерү белән шөгыльләнә торган берничә үзәк ачылган иде. Аларның берсе Казанда, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында оештырылды.
Казан үзәгендә туризм өлкәсендә эшләүче кадрларга «Туристик территорияләрнең үсеше белән идарә итү: проектлы алым» программасы буенча һөнәри әзерлек үткәрелә. 2024 елда анда Россиянең 23 төбәгеннән килгән командалар белем алып киткән.
Быел Россия Президенты Владимир Путин туризм өлкәсенә кагылышлы илкүләм проектны яңартып, 2025-2030 елларда да гамәлгә ашыруны дәвам итү турында карар чыгарды. Илкүләм проектның «Туризм һәм кунакчыллык» дип аталган яңа редакциясендә тармакны үстерү өчен булган механизмнар камилләштереләчәк, шулай ук яңа алымнар да кертеләчәк.
Әйтик, кунакханәләр, номерлар фонды булган күп функцияле комплекслар төзү һәм төзекләндерүгә, шулай ук зур инвестицион проектларга (аквапарклар, күңел ачу парклары, тау чаңгысы курортлары инфраструктурасы һ.б.) ташламалы кредит бирү программасы буенча ярдәм сакланачак.
Әмма аның шартлары үзгәрәчәк. Мәсәлән, әлеге программа буенча ярдәм алган һәр кунакханәдә номерлар фондының кимендә 5 проценты балалы гаиләләргә билгеләнергә тиеш. Моннан тыш, әгәр номерлар фонды 120 номердан күбрәк булса һәм алар автомобиль туристик маршрутлары буенда урнашса, бердәм инвестицион проект составында ике һәм аннан күбрәк кунакханә төзү мөмкинлеге бар. Шул исәптән, юл сервисының күп функцияле зоналарында программадагы лимит 1 мең номерны тәшкил итәчәк. Шулай ук мәдәни мирас объектларын хуҗалык әйләнешенә кертү кысаларында оештырылган кунакханәләрнең номерлар фондына һәм мәйданына таләпләр бераз төшерелергә мөмкин. Ташламалы кредитлар бирү өчен яңа проектларны сайлап алу быел декабрьдә игълан ителер дип көтелә.
Әйтергә кирәк, быел декабрьдә РФ Икътисади үсеш министрлыгында модульле кунакханәләр төзү программасы буенча берьюлы өч елга (2025-2027 елларга) конкурс нигезендә проектлар сайлап алуны башларга планлаштырыла. Аны гамәлгә ашыруга федераль бюджетта 15 миллиард сум каралган. Татарстанда гаризаларны ТР Туризм буенча дәүләт комитеты кабул итәчәк һәм алга таба РФ Икътисади үсеш министрлыгына җибәрәчәк.
Капиталь булмаган модульле урнашу чараларын төзеп куюга субсидияләр бүлеп бирү кагыйдәләре проектында яңа шарт бар — проект гамәлгә ашырыла торган җир кишәрлегенең файдалануга рөхсәт ителгән категориясе һәм төре башкарыла торган эшчәнлек юнәлешенә тәңгәл килергә тиеш.
Моннан тыш, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты бердәм субсидия буенча да конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрергә планлаштыра. Ярдәм күрсәтеләчәк юнәлешләр билгеләнеп, 2025 ел башында игълан ителәчәк.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсеше өчен «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек уннан артык юнәлешне колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» кебек яңа илкүләм проектлар башланачагы турында игълан итте.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ilkulam-proekt-yardamenda-turizm-olkasenda-178-proekt-gamalga-asyryla-5897030
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев