Тормыш матур, яшәү рәхәт!
Мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында тормышка теше-тырнагы белән ябышып, һәр көннән тәм табып яшәүчеләр булуы сокландыра.
Үз гаиләсенә таяныч булучы, башкаларга ярдәм итеп яшәүче әнә шундый кешеләрнең берсе
– Гөлчәчәк Фазлыева. Цербраль паралич белән туган райондашыбызны башкаларга үрнәк итеп куярлык.
Сарлы авылында туып, шунда белем алган кыз мәктәптән соң бухгалтер-лык һөнәрен үзләштерә. Аннан туган авылларында колхозда, шәһәрнең 3 нче мәктәбендә лаеклы хезмәт куя ул. Һичкайчан тик тору-ны белмәгән, гел кешеләргә ярдәмгә ашыккан Гөлчәчәк Фазлыева бүген район инвалидлар оешмасында реаби-литация буенча белгеч булып эшли. Язмыш дигәнең аны мон-нан 33 ел элек Камышлы еге-те Ринат Нурулла улы белән очраштыра. Ул чакта йөзеннән ел-маю китмәгән, зур йөрәкле Гөлчәчәккә бер күрүдә га-шыйк була егет. – Үзенең гүзәллеге, их-ласлыгы белән әсир итте ул мине, – ди Ринат абый. Гаилә башлыгы озак еллар торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында эшләгән. Аларның икесенә бер язмыш. Икесенең дә фи-зик мөмкинлекләре чикле булса да, икесе бербөтен булып, матур гомер итәләр Фазлыевлар.
– Ярты сүздән аңлашабыз, – диләр алар ягымлы караш-ларын бер-берсенә ташлап. Кулыннан энә, крючокның бер дә төшкәне юк Гөлчәчәк апаның. Заманында күлмәккә кадәр бәйләп кигән кул оста-сы бүген ротангтан кәрзиннәр дә үрә. Китап укуны әйтеп тә торасы юк, аларны су урыны-на эчә Гөлчәчәк Фазлыева. – Язмышка бер дә ачу-лы түгелмен. Әти-әнигә рәхмәт, мин хәрәкәтләнсен, укып, кеше булсын өчен бөтен тырышлыкларын куй-дылар. Миңа биш яшь бул-ганда якташыбыз Илгизәр Усманов операция ясады, аякка бастырганы өчен аңа бик дә рәхмәтлемен. Бүген төп таянычым, киңәшчем дә – сеңлем Гөлгенә. Нинди генә йомыш булмасын, хәзер йөгереп кереп җитә, хуҗалыкта да нык ярдәмчем ул, – ди Гөлчәчәк ханым. Икесенең дә төшенкелеккә бирелеп утырырга вакытлары юк. Тәгәрмәчтәге тиен кебек алар: өйдә генә бикләнеп утырмыйлар, эшлиләр, бул-сын дип тырышалар. – Физик мөмкинлекләрем чикле булса да, киләчәккә планнарым бернинди кыса-лар белән дә чикләнмәгән. Янәшәмдә изге күңелле, ми-нем эчке дөньяны аңлаучы кешеләр булганда яшәү дә рәхәт. Тормышны яра-тып яшибез. Шуның белән бәхетле без, – ди Гөлчәчәк апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев