Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Үрнәк гаилә – ил терәге

Күңелләре дә ак һәм саф

Яшәү рәвеше белән бистәбез өчен чын хәзинәгә әйләнгән кешеләр бар. Актүбә амбулаториясенең зур хөрмәткә лаек, соклангыч, дәрәҗәле, гаҗәеп сабыр, алтын йөрәкле табиблары Гүзәлия Абдулла кызы һәм Мөкатдәс Миннефатыйх улы Фәсхетдиновлар – нәкъ шундый шәхесләр

Гүзәлия Абдулла кызы Мөслим районының Баланлы авылыннан, Мөкатдәс Миннефатыйх улы Ленино-горск районы, Ормышлы авылыннан. Икесе дә Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаганнар. Бер төркемдә укыганнар. Районыбызның медицина өлкәсендә аларның алыштыргысыз һөнәр ияләре булуы күп тапкырлар исбатланды. Алар сәламәтлек сагында 105 ел халыкка хезмәт итәләр. Династиянең бу өлкәдә гомуми эш стажы исә 187 елдан артып китә!
Иңне-иңгә куеп нәселләре белән үзләрен бер өлкәгә багышлаган гаиләләргә карап сокланмый мөмкин түгел. Гүзәлия ханым гаиләсендә өч кыз үскәннәр. Өчесе дә сәламәтлек саклау тармагында эшлиләр.
– Әтиебез сугыштан контузия алып, бер кулсыз кайтты, гомер буе безне кешеләргә игелек кылыгыз дип тәрбияләде. Госпитальдә озак яткач, табиб һөнәренең авырлыгына, кирәклегенә игътибар иткән һәм бездә дә шушы һөнәргә мәхәббәт тәрбияләде, – дип горурланып сөйли Гүзәлия Абдулла кызы. – Халыкны яратып, аңа хезмәт итәбез. Барлык пациентларыбызны да электән үк беләбез, һәрдаим үзебездә җаваплылык хисе тоеп эшлибез.
Аларның девизлары да тормыш рәвешләрен билгели: “Тирә-юнь, халык, үз-үзең белән гармониядә яшәү”.
Шәфкатьле, үтә ярдәмчел булганы өчен яраталар, үз итәләр аны. Аңа зирәк акыл, үтә нечкә тоемлау хас. Шуларга дипломатия, алдан күрүчәнлек өстәлгән. Шәхсән үзе күз табибәсе. Сокланырлык итеп амбулаториянең ветераннар оешмасын да җитәкли. Кызы белән чаңгыда йөрергә, гөлләр үстерергә, китаплар укырга ярата. Газета-журналларны күпләп алдыралар.
Тормыш иптәше – теш табибы-хирург, ортопед Макатдәс Миннефатыйх улы сәясәт белән кызыксына, гаиләдә тормыш алып бару өчен бөтен мөмкинлекләрне булдырган.
Ул 1987 елдан 1995 елга кадәр поликлиниканың баш табибы булып эшли. 2009 елга кадәр теш дәвалау бүлеген дә җитәкли.
Мөкатдәс әфәнде имән төбе кебек нык шәхес. Акыллы, үткер күз карашы белән җәлеп итә. Зур максатларга ирешкән, үз-үзенә бик нык ышанган, тәвәккәл, көчле ихтыярлы, сәләтле зат. Боларга үҗәтлек, тырышлык, лидерлык сыйфатлары да өстәлгән. Актүбә бистәсенең Мактаулы гражданины, “Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы”, башка бик күп бүләкләр иясе.
Бәхетлеләр тормышның кадерен белеп, ямен һәм тәмен тоеп, бүген инде балалар, оныклар куанычына сөенеп 46 ел тату гомер кичерәләр.
– Без Аллаһы Тәгаләгә үзебезнең яраткан һөнәребезне үзләштереп, кешеләргә ярдәм итә алуыбыз өчен рәхмәтләр укыйбыз, туганнарыбызның безне хуплап яшәүләре өчен аеруча сөенәбез, – диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев